Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршлыгын җайга салу буенча комиссия утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе оештыру бүлеге баш киңәшчесе Р.В. Никонов катнашты, утырышта дәүләт граждан хезмәткәре тарафыннан түләүле башка эш башкару нияте турында хәбәр итү һәм дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән гражданин белән хезмәт килешүе төзү турында белдерү тәртибе каралды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында 2021 елга расланган эш планы нигезендәге мәсьәләләр каралды.
Моннан тыш, бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы да узды.