Сарман муниципаль районында «Снегоход-2021» операциясе кысаларында профилактик рейдлар

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы буенча быел «Снегоход» операциясе озайтылды һәм һава торышы да мөмкинлек бирде.

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге белән берлектә районда тәртип бозучыларны ачыклау буенча профилактик рейдлар дәвам итте. Юлсыз урыннардан йөри торган транспорт чаралары гына түгел, үзйөрешле машиналар, тракторлар һәм аларга тагылмалар да тикшерелде.

Хокук бозуларны профилактикалау буенча чираттагы рейд агымдагы елның 17 мартында узды. Рейд барышында Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.3 һәм 12.37 статьяларында каралган административ хокук бозу фактлары ачыкланды. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылды. 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International