17 мартта ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә районы бүлеге тарафыннан «Снегоход» операциясе кысаларында язгы чорда кар чаналарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча аңлату эшләре алып барылды. Көн җылына башлагач, сулыкларда боз көпшәкләнә башлый, өстән кояш һәм эрегән кар сулары белән эретелә, ә астыннан су агымы белән юкара. Бер үк сулыкта бозлыкларның чиратлашуын күзәтергә мөмкин, алар бер үк калынлыкта булсалар да, ныклыгы һәм йөк күтәреп торучанлыгы төрле булырга мөмкин. Теләсә кайсы вакытта боз ватылырга мөмкин.
Операция барышында 10 берәмлек кар чанасы тикшерелде, аларның дүртесен йөртүчеләр, эксплуатацияләү нормаларын һәм кагыйдәләрен бозу аркасында, административ җаваплылыкка тартылды.
Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.