ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 13 мартында Әтнә районының «Таң» АХҖК базасында районның агросәнәгать комплексындагы инженер-техник персоналның язгы кыр эшләренә техниканы әзерләү һәм техник караулар уздыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәсе узды.

2021 елның 10 мартында, расланган графикка туры китереп, Зеленодольск муниципаль районының «Красный Восток Агро» ААҖ базасында АСК предприятиеләре арасында еллык техник карау уздырылды.

2021 елның 12 мартында «Бәкер» крестьян-фермер хуҗалыгында Баулы районы башлыгы, КФХ башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре һәм төрле юнәлештәге белгечләр катнашында семинар узды.

2021 елның 12 мартында Түбән Кама шәһәрендә «НКАПК» ДАҺББУ укучылары арасында «В», «С», «А1» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар үткәрелде.


12
март, 2021 ел
җомга

2021 елның 12 мартында Азнакай муниципаль районы «Тукай» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы оешмасында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 15 гыйнварыннан 2021 елның 20 мартына кадәр Бөгелмә районы территориясендә «Снегоход» профилактик операциясе уза.

2021 елның 10 мартында ТР Питрәч районының «ДОСААФ» дәүләт берләшмәсендә Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан А1 категориясе буенча мототранспорт чараларын йөртүче хокукына имтиханнар уздырылды.

10 мартта Сарман муниципаль районында хезмәт сагы һәм техника куркынычсызлыгы буенча баш инженерлар, инженерлар, автомашиналарны, тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүгә җаваплы вазыйфаи затлар белән язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм район агрофирмаларында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник карау үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде.

Расланган график нигезендә Чистай муниципаль районында 2021 елның 3-10 март көннәрендә агросәнәгать комплексында, «Закамье-Агро» ҖЧҖ, «Родник» ҖЧҖ, «Луч» ҖЧҖ, «Г.И.Госманов исемендәге ШАХТ» ДАҺБУ, «Чистай-агро» ҖЧҖ, «Чистопольская» АФ ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздырылды.

2021 елның 9 мартында Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы Хезмәт сагы һәм эш шартлары буенча координация советының (алга таба – Координация советы) чираттагы утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International