2021 елның 10 мартында, расланган графикка туры китереп, Зеленодольск муниципаль районының «Красный Восток Агро» ААҖ базасында АСК предприятиеләре арасында еллык техник карау уздырылды. Теркәлгән 74 берәмлек техника арасыннан техник карауга 46 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау контроль-диагностик прибор кулланып үткәрелде. Нәтиҗәдә 40 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Тышкы яктырту приборларының төзек булмау өлешендә ачыкланган бозулар буенча 6 берәмлек техникага техник карау актлары бирелде. Вазыйфаи затка ачыкланган җитешсезлекләрне билгеләнгән чорда бетерүне мәҗбүр итә торган күрсәтмә бирелде.
Хәзерге вакытта техник карау Зеленодольск муниципаль районы агросәнәгать комплексының башка хуҗалыкларында да дәвам итә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.