Расланган график нигезендә Чистай муниципаль районында 2021 елның 3-10 март көннәрендә агросәнәгать комплексында, «Закамье-Агро» ҖЧҖ, «Родник» ҖЧҖ, «Луч» ҖЧҖ, «Г.И.Госманов исемендәге ШАХТ» ДАҺБУ, «Чистай-агро» ҖЧҖ, «Чистопольская» АФ ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздырылды. Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә куелган бурыч – графикта билгеләнгән срокта Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә теркәлгән үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм бүтән техникага техник карау уздыру. Техник карауның иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү. Моның өчен һәм берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнгән, ә әлеге техниканың эксплуатациясе махсус укытылган персоналга тапшырылган булырга тиеш.
Техник карау вакытында түбәндәгеләр тикшерелә:
- куркынычсызлык таләпләренә туры килүен ачыклау өчен инструменталь тикшерү чараларын кулланып, машиналарның техник торышы (тормоз, руль идарәсе, ут приборлары, тавыш сигналының төзеклеге, комплектлылык, тагылманың яклагыч кушылмасы);
- медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы.
- агрегат маркасының, дәүләт теркәү билгесенең, номерларның теркәү турындагы таныклыкта һәм машина паспортында язылган белешмәләргә туры килүе.
- тракторчының әлеге категориядә аңа беркетелгән машина белән идарә итүгә рөхсәт бирә торган билге белән таныклыгы булу-булмавы.
205 берәмлек үзйөрешле техника каралды, техник карау нәтиҗәләре буенча 4 күрсәтмә бирелде, 64 техник карау акты төзелде, техник яктан төзек булган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Сергей Дудин – ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.