Баулыда 2020 елда үсемлекчелек йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы семинары узды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

2021 елның 12 мартында «Бәкер» крестьян-фермер хуҗалыгында Баулы районы башлыгы, КФХ башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре һәм төрле юнәлештәге белгечләр катнашында семинар узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре буенча бүлеге җитәкчесе Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан техник карап чыгуны оештыру һәм уздыру, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны теркәү һәм булдырмау мәсьәләләре яктыртылды.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International