Сарман муниципаль районында семинар-уку чарасы узды

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

10 мартта Сарман муниципаль районында хезмәт сагы һәм техника куркынычсызлыгы буенча баш инженерлар, инженерлар, автомашиналарны, тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүгә җаваплы вазыйфаи затлар белән язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм район агрофирмаларында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник карау үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде.

Тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карауга әзерлек мәсьәләләре каралды һәм аларга карата таләпләр аңлатылды. Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, язгы кыр эшләре вакытында машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Янгын сүндерү чараларының, тышкы яктылык приборларының һәм яктылык чагылдыра торган җайланмаларга аерым игътибар бирелде.

Агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча ТР Мөслим һәм Сарман районнары янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радик Госманов чыгыш ясады.

Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов йомгак ясады, бурычлар куйды һәм 2021 елгы чәчү кампаниясе вакытында барысына да уңышлар теләде.

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International