Хезмәт сагы һәм эш шартлары буенча координация совет утырышы

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 9 мартында Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы Хезмәт сагы һәм эш шартлары буенча координация советының (алга таба – Координация советы) чираттагы утырышы булды.

Көн тәртибендә 2021 елга Координация советының планнары, Бөтендөнья хезмәт сагы көненә багышланган балалар рәсем конкурсы, район оешмалары һәм предприятиеләрендә Координация советының күчмә утырышлары, 2021 елга ТР Балтач районы башкарма комитеты карамагындагы оешмаларда хезмәт законнары һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актлар үтәлешен тикшерү буенча планлы тикшерүләр үткәрү турындагы мәсьәләләр каралды. Шулай ук утырышта 2020 елда Координация советы эшенә йомгак та ясалды.

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International