Бөгелмә муниципаль районында «Снегоход» операциясе уза

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 15 гыйнварыннан 2021 елның 20 мартына кадәр Бөгелмә районы территориясендә «Снегоход» профилактик операциясе уза.

Ел саен кышкы чорда дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан "Кар чанасы" исемле профилактика операциясе уздырыла.  Безнең районда операция Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторы һәм Бөгелмә районы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан уздырыла. Операциянең төп бурычы кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклаудан, мөлкәтне, әйләнә-тирә табигать тирәлеген саклауны тәэмин итүдән гыйбарәт.

Операцияне үткәргәндә иң беренче чиратта транспорт чараларының массакүләм файдаланыла торган – ял итү урыннарында эксплуатацияләнүенә игътибар бирелә. Инспекторлар дәүләт теркәвен, "А1" категориясе буенча тракторчы таныклыгы булуын, техник карау уздырылуын дәлилләүче документларны, эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлешен һәм техниканың техник торышын тикшерә.

Техниканың әлеге төре зарури тәртиптә дәүләт теркәвенә алынырга тиеш. Юлсызлыктан җилдерүче транспорт чаларын файдаланганда ачыкланган теркәлү, эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу яисә «А1» категориясе буенча тракторчы таныклыгының булмау очраклары административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булып тора.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International