2021 елның 13 мартында Әтнә районының «Таң» АХҖК базасында районның агросәнәгать комплексындагы инженер-техник персоналның язгы кыр эшләренә техниканы әзерләү һәм техник караулар уздыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәсе узды, анда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлеге җитәкчесе Р.К.Сабиров, районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе А.И. Җамалиев, Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты. Кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлыкны тәэмин итү, гомуми файдаланудагы юллар буенча агрегатлар хәрәкәте мәсьәләләре күтәрелде, тракторларның тормоз системаларының төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Практик өлештә тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру тәртибе күрсәтелде, А.И.Җамалиев һәм Р.К.Сабиров чыгышларында техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен административ җәза куллану турында аңлатылды.
Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.