2021 елда Кайбыч муниципаль районында «Татавтодор» АҖдә техник карау уздырылды

2021 елның 16 марты, сишәмбе

2021 елның 15 мартында «Татавтодор» АҖнең Апас филиалы Кайбыч участогында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 9 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, үзйөрешле машиналарның куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә туры килү-килмәве һәм комплектлау чаралары, аптечкалар булу-булмавы тикшерелде.

Техник карау йомгаклары буенча 8 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде, бер тракторга техник карау акты төзелде.

М.Н. Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International