Агымдагы елның 13 мартында «Снегоход» профилактик операциясе кысаларында Зеленодольск муниципаль районында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе күзәтчелек органнары белән чираттагы уртак рейд уздырылды. Рейд Идел һәм Зөя елгалары акваториясендә үткәрелде. Операция барышында эксплуатация вакытында 12 берәмлек кар чанасы тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча юлсыз урыннардан йөри торган биш техника хуҗасына Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча административ беркетмәләр төзелде. «Снегоход» операциясе 20 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.