Традиция буенча март башында районда агросәнәгать комплексы предприятиеләренең берсе базасында күрсәтмә техник карау уздырыла. 16 мартта «Нур» ҖЧҖдә хуҗалыкның МТП базасында техник карау узды, анда чакырылган баш инженерлар, остаханәләрнең мөдирләре, бүлекчәләрдәге җитәкчеләр, шулай ук районның һәр хуҗалыгыннан 2әр механизатор әлеге предприятиенең техникасын карый һәм соңгы таләпләр белән таныша алды. Техник карауга барлык техника, аерым алганда 16 берәмлек трактор һәм 11 тагылма әзерләнгән иде. Трактор паркының яңартылган составына карамастан, карауга шулай ук К-700А тибындагы техниканы да тәкъдим иттеләр.
Узган ел үзйөрешле машиналар катнашында булган бәхетсезлек очракларына җентекле анализ ясалды һәм предприятиеләрдә аларны булдырмау буенча бурычлар куелды. Семинарның практик өлешендә барлык үзйөрешле техника Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге җитәкчесе И.М. Хәкимов тарафыннан, АХТА1Д күпфункцияле портатив үлчәү приборы ярдәмендә тикшерелде. Үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау үткәрүгә кагылышлы барлык таләпләр турында аңлатылды.
Габаритлы техникадан тыш, тагылмалардан (тормоз системасы, габарит утлары, билгеләр, утлы маякчыклар) куркынычсыз файдалануга аерым игътибар бирелде.
Киңәшмәдә Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Н.А.Сәлимгәрәев, «Таттехконтроль» эксперт - диагносты Р.Ф.Хәбиров, юл хәрәкәте иминлеге өлкән дәүләт инспекторы, полиция капитаны Л.Ф.Җамалетдинов, хәрби комиссариат вәкилләре катнашты һәм чыгыш ясады.

И.М.Хәкимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.