2021 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан «ВК И ЭХ» АҖдә үзйөрешле машиналарга план буенча техник карау уздырылды. Техник карауга 39 берәмлек техника тәкъдим ителде. Яктырту җайланмаларының төзексез булуы өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча 6 берәмлеккә техник карау актлары төзелде. 33 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына, механизаторларның махсус кием белән тәэмин ителүенә аерым игътибар бирелде.
Рәмзин Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.