Тәтеш муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

2021 елның 11 мартында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Борисович Семенычев җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды. Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Балантаев Сергей Анатольевич Тәтеш муниципаль районы территориясендә үзйөрешле техниканың һәм арбаларның техник торышын тикшерү нәтиҗәләре, шулай ук 2021 елның гыйнвар-февраль айларында башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде.

Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International