Зәй муниципаль районында «Снегоход» профилактик операциясе

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 15 мартындагы боерыгы нигезендә, юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны кисәтү максатларында «Снегоход» операциясе үткәрелә. Шул уңайдан Зәй муниципаль районында чираттагы рейд узды.   Рейд вакытында теркәү документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклыклар булуга аерым игътибар бирелде. 6 трактор һәм тагылма тикшерелде, административ хокук бозу турында 2 беркетмә төзелде.

В.Г. Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International