Балык Бистәсе муниципаль районының Түбән Тегермәнлек авыл җирлегендә үзйөрешле һәм тагылма техникага чираттагы техник карау уздырылды. Техник карауга 17 берәмлек техника тәкъдим ителде.
Азнакай муниципаль районының Җылылык челтәрләре предприятиесендә тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрелде. Техник карауга 24 берәмлек техника күрсәтелде.
Арча муниципаль районындагы «Казанка» АФ ҖЧҖ базасында азык җыю техникасын 2021елгы азык әзерләү сезонына әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды, анда районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.М. Гатиятов, район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, баш инженерлар һәм зоотехниклар, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, дәүләт техник күзәтчелек белгечләре, РСЦ, РГВО һәм дилерлар катнашты.
Әгерҗе муниципаль районының Ташлы, Күләгәш, Бима һәм Пеләмеш авылларында физик затларда теркәлгән үзйөрешле машиналарның техник төзеклеген тикшерделәр. Тикшерү барышында машиналарның тәкъдим ителгән документларга туры килүе, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы һәм техник торышы тикшерелде.
Агымдагы елның 27 маенда Теләче районында терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2021 елгы азык әзерләүгә әзерлеген кабул итү буенча конкурс узды.
Азыкны вакытында һәм нәтиҗәле әзерләү өчен азык әзерләү техникасының, азык өләшү өчен кирәкле мобиль туглагыч-азык өләшү җайланмаларының техник әзерлеге зур әһәмияткә ия.
Хөрмәтле коллегалар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераннары!
Быелның 24 маеннан башлап, Теләче һәм Саба муниципаль районнары авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлек азыгы җыю техникасына карата тикшерүләр башланды.
Хөрмәтле эшкуарлар! ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе искәртеп уза, 2020 елның 09 апрелендә РФ Хөкүмәтенең «Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карары законлы көченә керде.
Лаеш муниципаль районында, техниканы тикшерү графигы нигезендә, 19 һәм 20 май көннәрендә «Транснефть Прикамье» АҖнең Казан район нефть идарәсе предприятиесендә тракторларга, юл-төзелеш техникасына һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.