Быелның 24 маеннан башлап, Теләче һәм Саба муниципаль районнары авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлек азыгы җыю техникасына карата тикшерүләр башланды.
Теләче муниципаль районында «Алан» ҖЧҖ, «Игенче» ҖЧҖ, Саба муниципаль районында «Игенче» ҖЧҖ һәм Р.Г.Әхмәтов крестьян-фермер хуҗалыгындагы техникаларга техник карау уздырылды.
Комбайнчыларда, Техник карау уздыру кагыйдәләре нигезендә, тиешле «F» категориясе буенча тракторчы-машинист таныклыклары, комбайннарда саклану һәм янгын сүндерү чаралары, шулай ук һәр комбайнның техник торышы тикшереп чыгылды.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.