«Транснефть-Прикамье» АҖ Казан район нефть идарәсе үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды

2021 елның 21 мае, җомга

Лаеш муниципаль районында, техниканы тикшерү графигы нигезендә, 19 һәм 20 май көннәрендә «Транснефть Прикамье» АҖнең Казан район нефть идарәсе предприятиесендә тракторларга, юл-төзелеш техникасына һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Әлеге предприятие структурасына 4 участок – Комлы Кавал, Лазарево, Теньговатово һәм Студенец станцияләре керә. Техник карауга 74 берәмлек техника китерелде. Техник карау тәмамлангач, тракторчылар белән юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык техникасын үтәү мәсьәләсе буенча аңлату әңгәмәсе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International