2021 елгы азык әзерләү сезонына терлек азыгы җыю техникасын әзерләү буенча семинар-киңәшмә

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Арча муниципаль районындагы «Казанка» АФ ҖЧҖ базасында азык җыю техникасын 2021елгы азык әзерләү сезонына әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды, анда районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.М. Гатиятов, район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, баш инженерлар һәм зоотехниклар, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, дәүләт техник күзәтчелек белгечләре, РСЦ, РГВО һәм дилерлар катнашты.

Бүлек җитәкчесе – Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов семинарда катнашучыларны азык әзерләү эшләрен башкарганда юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләре белән таныштырды. Шулай ук транспорт чараларының техник торышы һәм аларны эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затларның җаваплылыгы турында да искәртеп узды. Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында 2020 һәм 2021 елда булган бәхетсезлек очракларын мисал итеп китерде. Терлек азыгы җыю комбайннарына техник тикшерү үткәрелде.

 

Габделхак Касыймов – Татарстан Республикасы Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International