Теләче районында терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеген кабул итү конкурсы

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 27 маенда Теләче районында терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2021 елгы азык әзерләүгә әзерлеген кабул итү буенча конкурс узды.

Район хуҗалыкларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында күчмә комиссия эшләде.

Конкурска 7 агросәнәгать хуҗалыгы гариза бирде. Комиссия тикшерү сызыгына куелган техниканың торышын тикшерде, аннары 100 балл системасы буенча әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Нәтиҗәдә, баллар суммасы буенча беренче урынны «Агролак» ҖЧҖ һәм «Алан» ҖЧҖ алды, икенче урында – «Игенче»ҖЧҖ.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International