Аттракционнарны эшләтүче затлар өчен мәгълүмат

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле эшкуарлар! ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе искәртеп уза, 2020 елның 09 апрелендә РФ Хөкүмәтенең «Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карары законлы көченә керде.

 Әлеге Кагыйдәләр аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу тәртибен билгели. Аттракционнар, әлеге Кагыйдәләр үз көченә кергәнче файдалануга тапшырылган аттракционнардан тыш, аларны эксплуатациягә керткәнче дәүләт теркәвен узарга тиеш.

Кагыйдәләр үз көченә кергәнче файдалануга тапшырылган аттракционнар һәм Россия Федерациясе субъектлары норматив хокукый актлары нигезендә теркәлмәгән аттракционнар түбәндәге срокларда дәүләт теркәвенә алынырга тиеш:

(RB -  1) - әлеге Кагыйдәләр үз көченә кергән көннән башлап 24 ай узганчы, 2022 елның 9 апреленә кадәр;

(RB -  2) - әлеге Кагыйдәләр үз көченә кергән көннән башлап 27 ай узганчы, 2022 елның 9 июленә кадәр;

(RB -  3) - әлеге Кагыйдәләр үз көченә кергән көннән башлап 30 ай узганчы, 2022 елның 9 октябренә кадәр.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә 14 аттракцион теркәлгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе искәртеп уза, аттракционнарны теркәмичә генә эксплуатацияләү административ җаваплылыкка җәлеп итүгә сәбәп була. Аттракционнарны имин эксплуатацияләү һәм эксплуатацияләү урыны буенча аттракционнарны теркәү таләпләрен үтәвегез турында сорыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International