Балык Бистәсе муниципаль районының Түбән Тегермәнлек авыл җирлегендә үзйөрешле һәм тагылма техникага чираттагы техник карау уздырылды. Техник карауга 17 берәмлек техника тәкъдим ителде. Шулардан 15 берәмлеге тикшерүне уңышлы узды. Техник карау барышында машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә: тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының төзеклегенә, шулай ук машиналарның теркәлү мәгълүматларына, йөртүченең тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавына аерым игътибар бирелде.
Линар Гыймаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.