Кама Тамагы муниципаль районында азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерү-конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Азыкны вакытында һәм нәтиҗәле әзерләү өчен азык әзерләү техникасының, азык өләшү өчен кирәкле мобиль туглагыч-азык өләшү җайланмаларының техник әзерлеге зур әһәмияткә ия. Азык әзерләү эшләренә әзерлек дәрәҗәсен арттыру максатларында, бүген Кама Тамагы муниципаль районында азык әзерләү техникасының, азыкны туглап өләшә торган мобиль җайланмаларның һәм азык саклау урыннарының 2021 елда терлек азыгы әзерләү буенча әзерлеген кабул итүгә багышланган конкурс булып узды.

Район хуҗалыкларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов рәислегендәге күчмә комиссия эшләде, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, агросәнәгать комплексы оешмаларының механикалаштыру, игенчелек белгечләре катнашты.

Конкурс барышында азык әзерләү техникасының, терлек азыгы ташый торган бортлы автотранспортның, печән чабу җайланмаларының, тырмаларның, сәнәкләрнең һәм тыгызлап җыю җайланмаларының, үлчәүләрнең, сенаж траншеяларының әзерлеге (чистарту, ремонтлау, агарту) бәяләнде.

Конкурста ике хуҗалык катнашты: «Август-Камское Устье» ҖЧҖ, «Олы Кариле» ҖЧҖ. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Олы Кариле» ҖЧҖ алды, икенче урында – «Август-Камское Устье» ҖЧҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International