Татарстан Республикасында Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте оешкан көн белән

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле коллегалар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераннары!

 

Һөнәри бәйрәм – Татарстан Республикасында Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенә нигез салыну көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлегенең әһәмиятен бәяләп бетергесез: эшнең нәтиҗәлелеге, кешеләрнең имин эшчәнлеге өчен шартлар тудыру, җайланмаларның ышанычлылыгы, экологик куркынычсызлык шартлары сезнең тәҗрибә-белемнәрегезгә, компетент дәрәҗәгезгә һәм тотрыклы карашларыгызга бәйле.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе эшләгән елларда үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техникаларның, аттракционнарның техник торышы өлкәсендә дәүләт сәясәте бурычларын уңышлы хәл итәргә сәләтле профессионалларның бердәм һәм эшкә сәләтле командасы оешты.

Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа һөнәри уңышлар һәм казанышлар телим!

 

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе                                                  Р.Р.Зыятдинов                                                                                                               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International