Әгерҗе муниципаль районында техника тикшерелә

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Әгерҗе муниципаль районының Ташлы, Күләгәш, Бима һәм Пеләмеш авылларында физик затларда теркәлгән үзйөрешле машиналарның техник төзеклеген тикшерделәр. Тикшерү барышында машиналарның тәкъдим ителгән документларга туры килүе, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы һәм техник торышы тикшерелде. Күләгәш авылында яшәүчеләр яхшы оешканлык күрсәтте. Шулай ук техник тикшерү барышында яңа сатып алынган техниканы теркәү буенча да аңлатмалар бирелде.

           

Камил Гыймазов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International