ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 2 августында, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк.

ТР прокурорының 2022 елның 5 июлендәге № 21-28-2022 йөкләмәсе нигезендә Әлмәт районы һәм шәһәре прокуратурасы тарафыннан, Әлмәт шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белән берлектә, балалар аттракционнарына тикшерү үткәрелә.


26
июль, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 28 июненнән 25 июленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе муниципаль районы бүлегендә «Техносфера куркынычсызлыгы» юнәлеше буенча Арсланов Тимур Расих улы һөнәри белем һәм тәҗрибә алу буенча җитештерү-эксплуатация практикасы уза.

Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 32 студенты беренче тапкыр тракторчы-машинист таныклыгын алдылар һәм механизаторлар армиясе сафларын тулыландырдылар.

 Узган дүшәмбедә Азнакай шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесендә «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.

«Таттелеком» гавами акционерлык җәмгыятенең Балтач РУЭС  оешмасында үзйөрешле техникага ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде.

Эш графигы нигезендә Зеленодольск шәһәренең «За рулем» ҖЧҖ  базасында «А1» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга беренче тапкыр тапшырганнан соң җиде көн узгач икенче тапкыр имтихан уздырылды.


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

«ПРОГРЕСС» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбе базасында узган атнада «А, В, С, Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.

Бүген Әлки муниципаль районының Чиябаш авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы А.Н.Петухов тарафыннан, 2022 елда физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. 

Питрәч муниципаль районында «Үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар үткәрү»нең расланган графигы нигезендә юридик һәм физик затларның ашлык җыю комбайннарына карата техник караулар үткәрү дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International