Балалар куркынычсызлыгы буенча өстәмә чаралар күрү турында

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

ТР прокурорының 2022 елның 5 июлендәге № 21-28-2022 йөкләмәсе нигезендә Әлмәт районы һәм шәһәре прокуратурасы тарафыннан, Әлмәт шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белән берлектә, балалар аттракционнарына тикшерү үткәрелә. Тикшерү барышында РФ Хөкүмәтенең «Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карары таләпләрен бозуларны ачыклауга аерым игътибар бирелә.

Р.М. Закиров – Әлмәт муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International