Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 32 студенты беренче тапкыр тракторчы-машинист таныклыгын алдылар һәм механизаторлар армиясе сафларын тулыландырдылар. Күпләр быел ук республиканың төрле почмакларында һәм аннан читтә тракторлар һәм комбайннар штурвалы артына утырачак. Бу гамәли күнекмәләр булачак техник-механиклар өчен яхшы ярдәм булып тора. Аларга уңышлар һәм хәвеф-хәтәрсез эшләүләрен телибез!
Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.