«Таттелеком» гавами акционерлык җәмгыятенең Балтач РУЭС үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды

2022 елның 26 июле, сишәмбе

«Таттелеком» гавами акционерлык җәмгыятенең Балтач РУЭС  оешмасында үзйөрешле техникага ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде. Техник карауга 3 берәмлек техника китерелде. Машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, машиналардагы номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 3 таныклык бирелде. 

 Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International