Бүген Әлки муниципаль районының Чиябаш авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы А.Н.Петухов тарафыннан, 2022 елда физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 19 берәмлек үзйөрешле машина, шул исәптән тагылмалар тикшерелде. Тәкъдим ителгән барча техника тиешле дәрәҗәдә иде, тикшерүне уңышлы үткән үзйөрешле машиналарның хуҗалары техник карау узу турында таныклыклар алачак.
Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде, механизаторлар махсус кием белән тәэмин ителгән. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде.
А. Н.Петухов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.