2022 елның 2 августында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Халиков Мөнир Әфрәим улы үзйөрешле машиналарны теркәү, тракторчы-машинист таныклыкларын алу һәм алмаштыру мәсьәләләре һәм дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенә караган башка мәсьәләләр буенча гражданнарны һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итәчәк.
Кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: ТР, Кама Тамагы штп, К. Маркс ур., 2 йорт, 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 221-77-85, (8843-77) 2-19-09
Х.М. Гайнуллин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.