Питрәч муниципаль районында «Үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар үткәрү»нең расланган графигы нигезендә юридик һәм физик затларның ашлык җыю комбайннарына карата техник караулар үткәрү дәвам итә. 2022 елның 18 июленнән 22 июленә кадәр «Рацин-Шәле» ҖЧҖ, «Макс-Ойл» ҖЧҖ, шәхси эшкуар М.М.Вәлиуллин, «Гаврилов КФХ» ҖЧҖ, Х.Х.Ибәтуллин КФХ һәм берничә физик зат үз техникасын әзерлек линейкасына тәкъдим иттеләр.
Техник карау барышында ашлык җыю комбайннарының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе, тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, тавыш сигналының, күннәр һәм саклагыч щиткаларның төзеклеге, медицина аптечкасы, яктылык кайтаргыч жилетларның, янгын сүндергечләрнең һәм янгынның беренче чыганагын сүндерү чараларының, теркәү документларының, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булу-булмавы тикшерелде.
Шулай ук ашлык җыю комбайннарының хуҗаларына куркынычсыз хәрәкәт итү таләпләре, габаритсыз техникага карата билгеләнгән кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында җиткерелде. Белдерелә торган таләпләр РФ Хөкүмәтенең 1993 елның 23 октябрендәге 1090 номерлы карары һәм Транспорт министрлыгының 2021 елның 6 сентябрендәге 298 номерлы боерыгы белән расланган Юл хәрәкәте кагыйдәләре белән регламентлана. Төп таләпләр, закон нигезендә, бу махсус рөхсәт, техниканы алда һәм артта маяклы махсус машиналар белән озата бару, комбайннарның үзләрендә ут чагылдыра торган маяклар булу, тәүлекнең якты вакытында гына хәрәкәт итү һ.б. Зур габаритлы техника хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 12.21.1 ст.нигезендә административ штрафлар каралган. Техник карауны уңышлы узган ашлык җыю комбайннарына тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.
В.В Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.