Зеленодольск шәһәренең «За рулем» ҖЧҖ оешмасында имтиханнар булды

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Эш графигы нигезендә Зеленодольск шәһәренең «За рулем» ҖЧҖ  базасында «А1» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга беренче тапкыр тапшырганнан соң җиде көн узгач икенче тапкыр имтихан уздырылды. Имтихан бирергә тиешле 5 студент арасыннан имтиханга 4 кеше кертелде. Теоретик һәм практик өлешне 3 студент тапшырды, алар юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары белән идарә итү өчен тракторчы-машинист таныклыгын алачак.

 Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International