«ПРОГРЕСС» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбе базасында узган атнада «А, В, С, Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен 32 кеше сынауга кертелде. Алар арасыннан теоретик өлешне 23 кеше тапшырды һәм имтиханның практик өлешенә кертелде.
Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Р.Р.Хәмидуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге консультанты.