Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Рәгыйп улы Зыятдинов Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегендә гражданнарны һәм юридик затларның вәкилләрен шәхсән кабул итте.
2019 елның 23 февраленнән 24 февраленә кадәр, "Кар чанасы-2019" операциясен уздыру кысаларында, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан ш. бүлеге тарафыннан Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, ТР буенча Балык саклау инспекциясе, полициянең линия бүлеге һәм Росгвардия катнашында Идел елгасы акваториясендә уртак рейд уздырылды.
2019 елның 22 февралендә Балык Бистәсе муниципаль районында Чулман елгасы акваториясендә "Кар чанасы" операциясе буенча участоктагы вәкаләтле полиция вәкиле катнашында уртак рейд уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Әфраим улы Халиков Мамадыш муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте. Очрашу барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, техник карау уздыру, тракторчы-машина йөртүче таныклыгын бирү һәм алмаштыру, шулай ук теркәлү документларын торгызу мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының "Остаз билгеләү турында" боерыгын үтәү максатында, 2019 елның 21 февралендә Саба районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы тарафыннан, Кукмара районы буенча ДТКБ башлыгы белән берлектә, гражданнар кабул ителде.
Татарстан Республикасы территориясендә ел саен уздырыла торган россиякүләм "Кар чанасы" профилактик операциясе үткәрелә.
2019 елның 22 февралендә "Төбәк белем бирү үзәге"ндә "А1" категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Быелның 20 февралендә "Форсаж-М" ҖЧҖдә "А1" категориясе буенча үзйөрешле машианалар йөртү хокукына имтихан узды.
2019 елның 22 февралендә Биектау районының "Серп и Молот" ҖЧҖ хуҗалыгы базасында районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, җитәкчеләр һәм баш инженерлар, Биектау районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре катнашында агар комплексының чираттагы киңәшмәсе узды.
Ютазы районы территориясендә "Кар чанасы-2019" операциясе дәвам итә, аның барышында юлсызлыктан йөрүче транспорт чаралары гына түгел, башка техникалар да тикшерелә. 2019 елның 20 февралендә әлеге операция кысаларында чираттагы рейд уздырылды, эксплуатация барышында транспорт чаралары тикшерелде. 6 берәмлек техника каралды.