Быелның 20 февралендә "Форсаж-М" ҖЧҖдә "А1" категориясе буенча үзйөрешле машианалар йөртү хокукына имтихан узды.
Кар чаналарын йөртүчеләргә таныклык бирү кагыйдәләре турында аңлатылды. Сынау тапшыручыларның "А1" категориясе буенча үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү, юл йөрү кагыйдәләрен белүе тикшерелде. Имтиханның теория өлешен уңышлы тапшыручылар сынауның гамәли өлешендә кар чанасы белән эш итү күнекмәләрен күрсәтте.
Таныклык алырга теләүче 18 кешенең имтиханда 14 генә катнашты. Шулар арасыннан 12 кеше "А1" категориясе буенча беренче мәртәбәдә үк сынауны уңышлы тапшырды.
Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.
Илнур Сафин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш ш. һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.