Дәүләт техник күзәтчелек инспекторларының уртак рейды

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының "Остаз билгеләү турында" боерыгын үтәү максатында, 2019 елның 21 февралендә Саба районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы тарафыннан, Кукмара районы буенча ДТКБ башлыгы белән берлектә, гражданнар кабул ителде. Тракторчы-машина йөртүче таныклыкларын бирү, алмаштыру, техниканы теркәтү һәм исәптән төшерү, "Гостехнадзор-Эксперт" базасында эшләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук Саба һәм Кукмара районнары территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе күзәтчелегендә торучы үзйөрешле техникадан файдаланганда административ хокук бозуларны ачыклау буенча уртак рейд та уздырылды.


Харисов Рөстәм Раиф улы – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International