2019 елның 22 февралендә Балык Бистәсе муниципаль районында Чулман елгасы акваториясендә "Кар чанасы" операциясе буенча участоктагы вәкаләтле полиция вәкиле катнашында уртак рейд уздырылды. Операция барышында эксплуатацияләгән вакытта кар чаналары тикшерелде, аларның теркәлү документлары, А1 категориясе буенча трактор-машина йөртүче таныклыгы һәм техник карау узу турында таныклыклары булу-булмавы каралды. Рейд барышында 7 берәмлек кар чанасы тикшерелде. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 1 хокук бозу очрагы ачыкланды.
"Кар чанасы" операциясе дәвам итә.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.