ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителде

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Әфраим улы Халиков Мамадыш муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте. Очрашу барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, техник карау уздыру, тракторчы-машина йөртүче таныклыгын бирү һәм алмаштыру, шулай ук теркәлү документларын торгызу мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International