Ютазы районы территориясендә "Кар чанасы-2019" операциясе дәвам итә, аның барышында юлсызлыктан йөрүче транспорт чаралары гына түгел, башка техникалар да тикшерелә. 2019 елның 20 февралендә әлеге операция кысаларында чираттагы рейд уздырылды, эксплуатация барышында транспорт чаралары тикшерелде. 6 берәмлек техника каралды. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 2 карар чыгарылды һәм, бетерү срокларын күрсәтеп, вазыйфаи затка 1 күрсәтмә бирелде. Эксплуатация барышында техниканы тикшерү эше дәвам итә.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.