Чистай муниципаль районында – "Кар чанасы-2019" операциясе

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә ел саен уздырыла торган россиякүләм "Кар чанасы" профилактик операциясе үткәрелә.

Тикшерүләр Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте тарафыннан аучылык хуҗалыгы, балык саклау комитеты, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, ГТХ хезмәтләре белән берлектә уздырыла.

"Кар чанасы" операциясе барышында иң беренче нәүбәттә кар чаналарын эксплуатацияләүгә бәйле рәвештә травматизмны чикләүгә, әлеге мототранспорт чараларын теркәтү кагыйдәләренең үтәлүенә, номерларның һәм агрегатларның исәпкә алу белешмәләре белән ярашуына игътибар бирелә. Техниканың әлеге төре зарури тәртиптә дәүләт теркәвенә алынырга тиеш. Юлсызлыктан җилдерүче транспорт чаларын файдаланганда ачыкланган теркәлү, эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу яисә тракторчы таныклыгының булмау очраклары административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булып тора. 2019 елның 18 февраленнән 24 февраленә кадәрге чорда 15 берәмлек кар чанасы каралды, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22 ст. 1 өлеше, 9.3 ст. буенча 5 административ беркетмә төзелде. 10 күрсәтмә бирелде. 5 кар чанасы теркәлде. "Кар чанасы" операциясе дәвам итә.

 

С.М. Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай ш. һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International