Биектау муниципаль районында семинар-киңәшмә узды

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

2019 елның 22 февралендә Биектау районының "Серп и Молот" ҖЧҖ хуҗалыгы базасында районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, җитәкчеләр һәм баш инженерлар, Биектау районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре катнашында агар комплексының чираттагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында техниканы язгы чәчү эшләренә вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләү, агросәнәгать секторындагы үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыру мәсьәләләренә төп игътибар бирелде. Техник карау уздыру графиклары җиткерелде.

Рәшит Гарипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International