2019 елның 22 февралендә "Төбәк белем бирү үзәге"ндә "А1" категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 10 кеше кертелде. Алардан 9 кандидат тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханны уңышлы тапшырды. Сынауны тапшырмаучылар өчен имтиханны кабат кимендә 7 көннән соң биреп карау мөмкин булачак.
М.Р. Әхмәтшин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы ш. һәм Тукай муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.