ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2019 ел
җомга

2019 елга эш планы нигезендә, 2019 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең мобиль төркеме тарафыннан, Алексеевск һәм Әлки муниципаль районнары Дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре башлыклары катнашында, "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе кысаларында рейд уздырылды.

2019 елның 20 июнендә, "Трактор-Тагылма" республика профилактик операциясе кысаларында, Яшел Үзән районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча ЮХИДИ белән уртак рейд оештырылды.

3 июньнән 17 июньгә кадәр Әлки муниципаль районында "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе кысаларында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар үткәрелә.

Агымдагы елның 20 июнендә Арча муниципаль районының Ташкичү һәм Иске Ашыт авылларында шәхси затлар карамагында булган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

2019 елның 20 июнендә Базарлы Матак авылында урнашкан "Алексеевск аграр көллияте" филиалында "В", "С", "D", "Е", "F" категорияле тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды. 

Үзйөрешле машиналар – тракторлар һәм тагылмалар катнашында хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау, шулай ук әлеге техниканың техник торышын тикшерү максатларында ел саен республика территориясендә "Трактор-Тагылма" операциясе үткәрелә.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 20 июнендә "Арча агросәнәгать һөнәри көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә "В", "С", "D", "Е", "F" категорияләре буенча тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды.

Бүген, 2019 елның 20 июнендә, Лаеш техник-икътисадый техникумында "С" категориясе буенча тракторчы-машинист таныклыгы алу программасы буенча имтиханнар үткәрелде.

Кырым Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек инспекциясе башлыгы Алексей Игнатьев җитәкчелегендәге Кырым Республикасы делегациясе Татарстанга рәсми визит белән килде.

2019 елның 19 июнендә "Нурлат аграр техникумы" ДАҺБУ базасында "В", "С", "Е", "F" категорияләре буенча "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру" белгечлеге буенча 3 курс студентлары арасында имтиханнар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International