2019 елның 20 июнендә "Арча агросәнәгать һөнәри көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә "В", "С", "D", "Е", "F" категорияләре буенча тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды. Имтиханга 41 кеше кертелде. Теория өлеше буенча 10 студент канәгатьләнерлек булмаган билге алды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Сынауны тапшыра алмаучылар өчен 7 көннән соң кабат имтихан булачак.
Марат Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.