2019 елның 20 июнендә Базарлы Матак авылында урнашкан "Алексеевск аграр көллияте" филиалында "В", "С", "D", "Е", "F" категорияле тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды. Имтиханнарга 21 кеше кертелде, 2 студент имтиханның теория өлеше буенча канәгатьләнерлек булмаган билге алды. Имтиханны уңышлы тапшырган студентлар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Сынауны тапшыра алмаучылар өчен 7 көннән соң кабат имтихан булачак.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.