2019 елның 20 июнендә, "Трактор-Тагылма" республика профилактик операциясе кысаларында, Яшел Үзән районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча ЮХИДИ белән уртак рейд оештырылды. Барлыгы 20 берәмлек трактор һәм башка үзйөрешле техника тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча административ хокук бозу турында 7 беркетмә төзелде.
Әлеге операция агымдагы елның 28 июненә кадәр дәвам итәчәк.
Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.