Кырым Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек инспекциясе башлыгы Алексей Игнатьев җитәкчелегендәге Кырым Республикасы делегациясе Татарстанга рәсми визит белән килде. Визит барышында делегация Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән килгән иде.